Китапханәнең аерылгысыз дусты

29 Январь, 2018 - 15:16

Үзәк район китапханәсе китап укучылары белән чиксез горурлана. Аларның күбесе озак еллар дәвамында китапка тугры булып кала белгән кешеләр. Үзләре генә белемгә тартылып калмый, якыннарын да артларыннан ияртә.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова актив китап укучы булудан тыш, мәктәп укучыларын чараларга җәлеп итүдә китапханәчеләргә зур ярдәм күрсәтә. Төрле тематик чараларга укучыларны туплап алып килә ул. Моңардан тыш үзе китапханә өлкәсендә үткәрелгән республика, район конкурслары җиңүчесе. Мәктәп коллективы исеменнән әйдәп чыгыш ясаучы да ул.