Гәзитнең аерылгысыз дусты

26 Январь, 2018 - 15:03

Гомер буе район яңалыкларын барлап баручы райондашларыбыз булуы редакция хезмәткәрләре өчен шатлыклы. Асавка авылында яшәүче Люция Насыйбуллина шундыйларның берсе. Гомере буе склад мөдире булып эшләгән ул. Аңа әлеге вакытта 79 яшь. Шуңа карамастан, район яңалыкларыннан артта калмаска тырыша, гәзит килү белән аны укып чыга. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе җитү белән гәзитебезгә языла икән ул. Бүләкне аның кызы Гөлшат килеп алды. Озак еллар гәзитебезнең аерылгысыз тугры дусты булып калыгыз, Люция апа!