Күңел таләбе буенча

26 Январь, 2018 - 11:10

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч. Ул кешелек акылының океанына тиң. Берәүләргә китапханә белем аларга ярдәм итсә, икенчеләре эш өчен кирәкле мәгълүматны биредә туплый, өченчеләре вакытлы матбугат битләрендәге яңалыклар белән таныша. Кемдер күңеленә якын китап укырга дип безгә юллана.
Иске Балтач авылында яшәүче Флүрә Дәүләтшина күңел таләбе буенча китап укыган кешеләрнең берсе ул.

Изге күелле кеше буларак матурлыкка, югарыга омтыла ул. Тәҗрибәле сабыр, йомшак күңелле ханым тормышчан китапларга өстенлек бирә. Җылы, ягымлы, уйлап кына сөйләүче апа татар һәм рус телләрендә китапларны аеруча күпләр, йотлыгып укый.
Флүрә апа чыгышы белән Балтач районнынан булса да, күпчелек гомерен Свердловск өлкәсендә үткәргән. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хаклы якка чыккач туган якларына кайткан. „Эрудицияле, төпле фикер йөртүче укучыбыз ул безнең”, —диләр аның хакта китапханә хезмәткәрләре.