Туган көнендә гәзитнең бүләген кабул итте

26 Январь, 2018 - 10:36

2018нче елның беренче яртыеллыгына гәзиткә язылган абунәчеләребез арасында „Гәзиткә языл— бүләк от” акциясенә нокта куелды. Дүрт абунәчебез янә бүләк алуга иреште. „Сельэнерго” җәмгыятендә реализацияләү бүлеге начальнигы Альмира Сарманова бәхет елмайган дусларыбызның берсе. Бүген Альмира ханым өчен икеләтә шатлыклы, чөнки ул үзенең туган көнендә „Балтач таңнары! гәзитенең бүләгенә дә ия булды. Котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.