Бәйгедә -оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-егетләр

25 Январь, 2018 - 11:02

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-атлар чаңгыда көчле булуларын исбат итте.

Оешма исеменнән чыгыш ясаучылар арасында „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексыннан Артур Галихановка тињнәр табылмады. Ул беренче булып финишка килде. Район мәгариф бүлеге хезмәткәре Илназ Әхмәтов икенче урынга лаек булды. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжыннан Булат Сабирҗанов өченче урынга чыкты.