Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар

25 Январь, 2018 - 10:46

Һәр тармакта яңа елга аяк баскач узган елга йомгак ясала. Безнең китапханә хезмәткәрләре дә район үзәгендә яшәүче актив китап укучыларын барлады. Аларның күмәк булуы безнең өчен шатлыклы. Димәк, хезмәтебез халыкка кирәк. Аларның исемнәре гәзит битләрендә дә яктыртылырга хаклы дип исәплибез.

Китап канатлы ул. Үзенең канатына утыртып, адәм баласын мең елга артка илтә, яисә кешене йөз елга алга алып китә. Китап укымаган көнне юкка гына бушка узган көнгә тиңләмиләр. Кем укымый, шул кеше бернәрсә турында да уйламый. Алтын бөртекләп җыелгандай, укыган китапларыбыздан белем туплана. „Укыгыз, китап укымаган бер көнегез дә булмасын”, —дигән Константин Паустовский. „Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул”, —дип язып калдырган К. Насыйри. Акыллы китаплардан без илһам, рух, тормыш фәһеме алабыз. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе.

Үзәк район китапханәсе китап укучылары белән чиксез горурлана. Аларның күбесе озак еллар дәвамында китапка тугры булып кала белгән кешеләр. Үзләре генә белемгә тартылып калмый, якыннарын да артларыннан ияртә. Төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә, карашта булуларына карамастан, аларны китапка булган мәхәббәт хисе берләштерә. Китап укучыларыбызның формулярларын карап чыкканнан соң, узган елда иң күп китап укучыны ачыкладык. Ул —Рәмил Нурмөхәмәтов, 2017 ел дәвамында 170 китап укыган . „Уку лидеры” номинациясендә җиңүче Рәмил Наил улы чит ил прозасына һәм детективларга өстенлек бирә.

Ел башында беренче булып китапханәгә килгән укучыны хөрмәтләү традициясе бар: узган елда Мөсәммә Вәлиева тәүге булып формуляр алган. Аның кул арты җиңел булды. Ел дәвамында китапханәдән кеше өзелмәде. Һәр яңа чыккан китапларны, табадан бәлеш көткән кебек, зур түземсезлек белән көтеп алган укучыларыбыз да бар безнең. Фәрит Миңнеәхмәтов, Гатуф Гәрәйшин, Роберт Әхәтов, Аида Барыева, Фәвия Вәлиәхмәтовалар яңа гына дөнья күргән китапларны иң тәүгеләрдән булып укыйлар.
Тарих белән кызыксынучылар арасында иң активы Фәнил Гарифуллин. Илебез тарихына, аның үткәненә зур ихтирам белән караган укучыбыз ул. Соңгы вакытта ул детектив жанрына өстенлек бирә.
Китапларны гаилә белән укыган кешеләрнең күп булуы безнең өчен икеләтә шатлыклы. Актив тормыш позицияле, эрудицияле кешеләр алар, бер-берсенә карата да ихтирамлылар. Рәүзия һәм Рудаль Солтановлар, Таңсылу һәм Гаетхан Хәсәновлар, Асия һәм Фәдис Исламовлар, Раушания һәм Мөккамил Әхмәдуллиннар, Әлфинә Имаева һәм Гатуф Гәрәйшиннар, Зиния Низамова һәм Гомәр Хәйдәршиннар китапларның тугры дуслары булып калалар.

Китап укучыларыбызның төрле өлкәләрдә кызыксынучанлыгы бары тик соклану хисе уята. Рауф Факитдиновны күпкырлы китап укучыбыз буларак телгә алабыз.

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч. Ул кешелек акылының океанына тиң. Берәүләргә китапханә белем аларга ярдәм итсә, икенчеләре эш өчен кирәкле мәгълүматны биредә туплый, өченчеләре вакытлы матбугат битләрендәге яңалыклар белән таныша. Кемдер күңеленә якын китап укырга дип безгә юллана. Укучыларабыз арасында үзләренең китапларын безгә бүләк итүчеләр дә бар, Нәфис Хәйдәров безнең китапханә фондын баетуда үз өлешен кертә.

Татар һәм башкорт телендә иҗат ителгән әсәрләр яратылып укыла. Зифа Кадыйрова, Роза Хәбибуллина кебек авторларның иҗат җитешләрен чират торып укыйлар дисәк тә һич арттыру булмас. Розалия Хәмәтнурова, Альмера Исмаева, Әлфинә Нәбиева, Эльмира Талипова, Таңсылу Талипова, Нафига Вәлиевалар татар һәм башкорт телләрендә иҗат ителгән әсәрләрне күпләп укучылар сафында.
Рус классикларын үз итүчеләр арасында узган ел дәвамында Рәшит Сабиров һәм Фәрит Исламовларны телгә алабыз. Позитив укучы буларак Ханис Хаҗимов һәм Рая Хәмәеваларны билгеләү урынлы булыр.

Безнең китапханә каршында 30 елга якын „Тату гаилә” клубы эшли. Алар һәр чараларда актив катнаша. Клуб әгъзалары актив китап укучыларыбыз да. Эльза һәм Дамир Солтановлар, Айгөл һәм Альфред Хәбировлар, Зифа һәм Ильнур Разетдиновлар нәкъ шундый күркәм, ихтирамга лаек гаиләләр буларак танылу алдылар.
Бер карасаң детектив жанры ир-атларга якынрак сыман. Соңгы вакытларда детектив жанрына гүзәл затлар да ныграк тартыла башлады. Фоат Нуриев, Илһам Имамов, Рафаэль Әхмәтхановлар белән беррәттән, гүзәл затларыбыз Мария Айдимирова, Флүрә Сафина, Венера Баландина, Флүрә Дәүләтшина, Ленария Шакирова, Римма Хакимова, Луиза Хаҗимуллина, Альбина Фәссахова, Әлфия Фәтхуллина, Рузалия Галиевалар сер һәм билгесезлек белән тулы әсәрләрне йотлыгып укый.

Хатын-кызларыбыз һәрчак хыялланырга ярата. Матурлыкны тудыручы да алар. Нәзакатьле, нечкә күңелле гүзәл затларыбыз шунлыктан бөек хисләр турында яратып укый. Лариса Халикова, Филүсә Әюпова, Рәмилә Бәдамшина, Зифина Әхмәдуллина, Ләйсән Адиева, Динә Садретдинова, Виталия Гаянова, Анжела Гыйләҗевалар мәхәббәт романнарын күпләп укучылар сафында.
Өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз Әхнәф Мазһаров, Нәвиля Әхмәтҗанова, Зәләф Гәрәйшиннарны яшьләргә өлге итеп куябыз. Укытучылар Венария Кәримова, Гөлчирә Мөкыймовалар актив китап укучы булудан тыш, мәктәп укучыларын чараларга җәлеп итүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр.

Төрле чараларга әзерләнгәндә район мәдәният сарае хезмәткәрләре Гөлфия Шаисламова, Алсу Әхмәтсафиевлар һәрчак китапханәдә эзләнү эшләре алып баралар. Туган якны өйрәнүче Иске Янбай авылыннан Рәлиф Шакирҗанов материаллар туплау белән мәшгуль, Светлана Шакирова вакытлы матбугатны даими күзәтүчеләрнең берсе. Яшь әниләр Флидә Гарифуллина, Римма Шәрәфиевлар да китапларның аерылгысыз дуслары булуларын исбат иттеләр.
Китапханәдә төрле чараралар даими үткәрелә. Аларны үткәрүдә, музыкаль яктан бизәүдә, нәфис сүз белән баетуда төп ярдәмчеләребез бар. Альбина Гыйләҗева, Фәнәзия Вәлиева, Зәлфирә Гатина, Ямалия Хафизова, Асия Әхмәтшина, Гөлшат Ихсанова, Фируза Сираева һәр чарада актив катнашалар.

Интернет алга киткән заманда китапханәнең әһәмияте югалды, китапларны электрон басмалар кысырыклады дип фикер йөртүчеләр күбәйде. Укучыларыбызның ел дәвамында китапханәгә күпләп йөрүе бу фикерне тулысынча инкарь итте. Китапханәләр халык өчен кирәк. Кешеләр җылы аралашуга һәрвакыт мохтаҗ.
Гаилә елына аяк бастык. Яңа ел гаиләләргә җан тынычлыгы, сәламәтлек, бәхетләр алып килсен. Китап сөючеләребез өчен ишекләребез һәрвакыт ачык.
Зилә СӘИТОВА,
үзәк район китәпханәсе хезмәткәре.