Яшәгән авылларының чын патриотлары алар

24 Январь, 2018 - 11:24

Үзләре яшәгән авылларының чын патриотлары алар. Богдан авыл биләмәсеннән Зинфира Мөҗиповага тиңнәр табылмады. Тучыбай авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Миләүшә Фәрхетдинова икенче урынга лаек дип табылды. Шәвъяды авылы данын яклаган Гөлнара Вәлиева өченче урынга чыкты.
Югары Янактай авылы исеменнән чыгыш ясаган Радик Шафиев беренче урынга лаек булды. Тушкыр авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаучылар —Радмир Галин, Рәмил Закирҗановлар икенче һәм өченче урыннарга чыктылар.