24 Январь, 2018 - 11:12

Ат йөрәгенең авырлыгы 2,5—4,5 килограмм тәшкил итә. Рекорд авырлыгы исә 8 килограммга җиткән. Тыныч вакытта 28—44 тапкыр суккан пульс авыр эш башкарганда 130га җитә. Үпкәсе тыныч вакытта 40 литр һава сыйдыра, чапканда 2000 литрга кадәр киңәя. Атның ишетү сәләте көчле. Ис аеру сәләте дә нык үсешкән. Бияләр үз колоннарын исеннән таба. Шуңа кәрә аларның эчкән, одеколон сөрткән кешене яратмавы гаҗәп түгел.