Укытучылар спортта сынала

24 Январь, 2018 - 10:48

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында укытучылар күпләп катнашты.
Кырык яшькә кадәр яшь категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Эрик Исиметов беренчелекне яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Илнар Фаридонов икенче урынга лаек булды. Иске Тимкә урта мәктәбеннән Дамир Насыртдинов өченче урынга чыкты.