Помпон бизәү өчен генә тегелмәгән

24 Январь, 2018 - 10:35

Киемнең күпчелек өлешләре кебек үк, помпонның тарихы хәрби темага бәйле.
XVIII –XIX гасырларда армиядә ул аермалык билгесе булып торган. Аның төсе ћәм формасына карап гади солдаттан офицерларны, ротасын аерырга мөмкин булган. Морякларның помпоны да үзенчәлекле максатларга ия —заманында корабльләрдә түбәләр тәбәнәк булган, шуңа помпон башны бәрмәс өчен ниндидер бер саклык функциясен үтәгән. Помпоннар бүгенге көндә башлыкларны бизәү өчен генә тегелә