Плиссе итәк бик килешә

23 Январь, 2018 - 16:43

„Плиссе” — француз сүзе, „бөрмә” дигәнне аңлата. Плиссе тукыманы эшләгәндә аны махсус состав белән эшкәртәләр һәм бөрмәләрне пресс астында эшлиләр. Нәтиҗәдә, күпме кисәң дә, бөрмәләр югалмый.
Плиссе итәкләр хатын-кызлар гардеробының бик уңышлы элементы булып тора, чөнки аны төрле кием, аяк киеме белән яраштырып була. Елның һәр мизгелендә дә аны кигән ханым зәвыклы күренәчәк. Башка итәкләргә караганда өстенлеге: күп вертикаль линияләр булганга сынны зифарак күрсәтә. Җәйге плиссе итәкләр башлыча шифон һәм ефәктән тегелә. Бу тукымалар образга романтика һәм назлылык өсти. Аның озынлыгына килгәндә инде, һәр хатын-кыз үзенең буй-сынына карап сайлый.