Укытучылар чаңгыда да сынатмый

23 Январь, 2018 - 14:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында 40 яшьтән өстен мәгариф хезмәткәрләре дә актив.
Кырык яшьтән өлкәнрәк мәктәп хезмәткәрләре арасында Иске Тимкәдән Гөлназ Сәфәровага тиңнәр табылмады. Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы Альбина Зәгафуранова икенче урын белән билгеләнсә, Түбән Иванай урта мәктәбеннән Инна Бикмурзина өченче урын алуга иреште.