Укытучылар чаңгыда да оста йөри

23 Январь, 2018 - 11:40

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында укытучылар арасында 40 яшькә кадәр 14 кеше көч сынашты.
Укытучы кызлар —1 километр, ир-егетләр 2 километр аралыкны уздылар. Гүзәл затлар арасында 40 яшькә кадәр яшь категориясендә беренче урынга Түбән Иванай урта мәктәбе укытучысы Эльвира Минлишева чыкты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Валентина Гәрәйшина икенче урынга чыкты. Иске Тимкә урта мәктәбеннән Айгөл Солтанова өченче урын алды.