Җитәкче ир-атлар арасында көчле чаңгычылар байтак

22 Январь, 2018 - 15:56

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында 12 җитәкче ир-ат катнашты.
Җитәкче ир-атлар арасында алдынгылыкны Иванай урта мәктәбе директоры Игорь Яниев кулыннан ычкындырмады. „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов икенче урынга лаек булды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов өченче урынга чыкты.