Җитәкче гүзәл затлар спортта да сынатмый

22 Январь, 2018 - 15:24

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында. Җитәкче хатын-кызлар да актив катнашты һәм сынатмады. Җитәкче хатын-кызлар арасында Иске Тимкә балалар бакчасы мөдире Гөлназ Сафарова алдынгылыкны бирмәде. „Белоснежка” балалар бакчасы мөдире Чулпан Сабирова, „Көньяк” микрорайонының башлангыч мәктәп директоры Рәзилә Әминева, „Шифа” даруханәсеннән Гөлфинә Шилкова призлы урыннарга лаек булдылар.