Чын чаңгычылар өчен еллар да киртә була алмый

22 Январь, 2018 - 14:55

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышлары үтте.
Өлкән яшьтәге ир-атлар арасында беренчелек — Түбән Иванай авылыннан Георгий Беляевта. Сәйтәк авылыннан Назил Мифтахов икенче урынга чыкты. Нөркәдән Җәүдәт Гәрәев өченче урын белән бүләкләнде.