Җитез чаңгычылар ачыкланды

22 Январь, 2018 - 11:47

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышлары үтте. Ярышның иганәчесе — чикләнгән җаваплылыктагы „Мичуринский” җәмгыяте. Өлкән яшьтәге абый һәм апалар, төрле оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, укытучылар арасында иң көчле спортчылар катнашты. Авыл биләмәсе данын яклап чыгыш ясаучылар да шактый иде.
Бәйге шартлары буенча, хатын кызлар 500 метр, ир-атлар 1 километр аралыкны узарга тиеш иде. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында Сәйтәктән Нэлли Шакирова беренче урынга лаек булды. Тушкыр авылыннан Лида Җиһаншина икенче урын алды. Иске Янбайдан Фәрзинә Ахунова өченче урынга чыкты.