БЕРЕНЧЕ МӘКТӘПНЕҢ ДАН МУЗЕЕ

19 Январь, 2018 - 11:08

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең данлы тарихы 1898 елдан языла башлаган. 2018 елда мәктәп 120 еллыгын билгели. Узган гасырның 70нче елларында ачылып, үзенең тарихында төрле чорлар кичергән музейның юбилей елына яңадан тергезелүе дә символик мәгънәгә ия. Туган як тарихын өйрәнү музеен лаеклы рәвештә районның беренче мәктәбенең дан музее дип атарга була.

—Соңгы елларда музейны тергезү идеясе белән күп тапкыр мөрәҗәгать итсәм дә, аңлау тапмадым. Ниһаять, мәктәпнең әлеге директоры Фәнис Шәймөхәмәтов башлангычымны күтәреп алды. Район Хакимияте, мәгариф бүлеге яклавы, мәктәп коллективының зур тырышлыгы белән музейны яңадан тергезү эше тормышка ашырылды, — ди тарих укытучысы Фәридә Шәртдинова.

Музейның зур гына өлешендә Бөек Ватан сугышында катнашучы мәктәп укытучылары һәм укучыларының биографияләре күрсәтелгән.
2015 елдан мәктәп Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның исемен йөртә. Геройга аерым экспозиция багышланган.

Хәрби теманы Әфган һәм Чечня сугышы батырларына багышланган „Тынычлык сагында” экспозициясе дәвам итә.

—Дамис Әхмәтов, Рәмил Хаков, Роберт Хәйруллин, Фиданис Галимов, Альберт Сафиев, Сәвия Шакирова, Фидус Шәртдинов... Бу исемнәрне онытырга һич кенә дә хакыбыз юк. Каһарман егет-кызларыбызның сыйфатлы фотоларын, алар турында материалларны китерүчеләр булса, шатланып кабул итәбез. Гомумән, музейга тарихи ядкәрләр тапшырырга теләк белдерүчеләргә: „Рәхим итегез! Сезне көтәбез!” дип эндәшәсебез килә.

Ярдәм кулы сузучылар материал туплаганда да күп булды. Әйтик, „Рассвет” җәмгыяте Ленин-бүләк колхозының Күчмә Кызыл Байрагын музейга бирде. Нинди кадерле экспонат бу!

Рәссам Илшат Гайнанов бизәү эшләрен үз өстенә алды. Ул мәктәпнең 1987 елгы чыгарылыш укучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашучы биология укытучысы Гайфулла Ситдыйк улы Бакировның оныгы.

Мәктәп музеен яңадан тергезүгә илһамланып кушылган хөрмәтле укытучыбыз Гүзәл Сәхрәт кызы Сәхибгәрәеваның ярдәме мәңге онытылмас.

Педагогик хезмәт ветераннары Әхнәф Мазһаров, Флорида Сәмигуллина, Флорида Хәйруллина, Людмила Низамоваларның, укытучылар Рузилә Каләмова, Венария Кәримова, Руфина Фәтхиева, Миләүшә Тәкыйуллина, Гөлнара Аллаярова, Гөлчирә Мөкыймова, Илүсә Нуриева, Роза Тимергалиева, Ризида Йосыпова, Әлфизә Вилданова, Мөнир Мортазиннарның тырышлыгын, актив эшен аерым билгелисем килә.

Гомумән, мәктәпнең укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар коллективында музей эшчәнлеге белән кызыксынып, булышырга атлыгып торучылар күп. Җәмәгать башлангычында шулкадәр зур эш башкарылуы коллективның бердәмлеге, максатчанлыгы турында сөйли.

Моннан тыш, экспозиция геройларының, аларның якыннарының материал һәм мәгълүматлар белән юмарт бүлешүе куандыра. Аларның барысына да хезмәттәшлек өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
1945 — 2018 елларда эшләгән укытучыларның, музейны тергезүгә өлеш керткән укучыларыбызның, якташларыбызның исемнәрен мәктәпнең сайтында күрә аласыз. Музейны ачу алдыннан гына яшьләр экспонатлар китерде. Туган як тарихы белән кызыксыну өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә, балаларга да хас. Монысы инде аеруча шатлыклы”, — ди тарих укытучысы Фәридә Мәснәви кызы.

Музей турында язма гәзитнең 5нчы санында дөнья күрде.