ЯЛГАН ПОЛИС КУЛЛАНУ — ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ АЛДАУ

19 Январь, 2018 - 11:01

Юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләргә компенсацияне шәхси кесәдән түләү бүгенге көндә белеп яки белмичә ялган юл белән эшләнгән мәҗбүри страховкалау полисын кулланучы водительләргә карата төп җаваплылык чарасы булып тора.

Шул ук вакытта ялган полис белән кулланып та страховкалау түләүләренә дәгъва итү компенсация бирмәү белән генә түгел, РФ Җинаять кодексының 159.5нче „Страховкалау өлкәсендә караклык” статьясына ярашлы җинаять җаваплылыгына тарттыру куркынычы белән дә әверелергә мөмкин.

Җинаять җаваплылыгына тулысынча ялган автостраховкалау полислары кулланган шәхесләр генә тарттырыла. Страховкалау компанияләренең оригиналь полисларына ия булучылар (ягъни полисның ялган булуын водитель үзе белми) страховкалау компенсациясеннән генә мәхрүм кала.

Куллану максатында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау полисының ялганын эшләүчеләр, аларны сатучылар, алдан ялган икәнен белә торып мондый полисны кулланучылар, шулай ук юл-транспорт фаҗигасе очрагында документлар фальсификацияләүче шәхесләр РФ Җинаятьләр кодексының 327нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылалар.

Яраксыз полис кулланган өчен водитель шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.37нче статьясы 2нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тарттырылып, аңа 800 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
Бу хакта прокурор ярдәмчесе Динар ХӘЙРУЛЛИНның мәкаләсен гәзитнең 6нчы саныннан укыгыз.