Ит продукциясенә ветеринария таләпләре катгыйланды

19 Январь, 2018 - 10:57

Җитештерелгән итне базарга, балалар тәрбияләү учреждениеләренә, гомум туклану предприятиеләренә сату алдыннан сугым продукты мәҗбүри рәвештә ветеринария-санитария экспертизасы үтәргә һәм иткә клеймо салынырга тиеш.

Алай гына да түгел. Йортта суелган терлек ите гомум туклануга чыгарылмаячак, аны хуҗа үзе генә куллана ала. Терлекне сую пунктына алып барырга кирәк булачак. Анда суеп, итне сатуга чыгарырга әзерлиләр. Ветеринария-санитария экспертизасы шул пунктта ук үткәреләчәк, клеймо да анда сугыла.

Терлекне сую пунктына алып бару өчен авыл биләмәсеннән малның хуҗасы булуыгыз турында белешмә кирәк.

Моннан тыш, суеласы малга тиешле прививкалар һәм планлы рәвештә алып барыла торган тикшерүләр үткәрелгән булырга тиеш. Бу хакта белешмәне участок ветеринары бирә.

Кабатлап әйтәм: шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда гаилә туклануы өчен мал суярга тәгаенләгәндә мондый таләпләр куелмый.

—Белүемчә, районда терлек сую пункты Штәнде авылында урнашкан. Анда кадәр малны алып бару мәсьәләсе дә килеп туачак бит...

—Терлекне сую пунктына алып бару өчен техника табарга мөмкинлеге булмаган кеше пункт җитәкчесе Рәвит Саяпов белән бәйләнешкә чыга (телефон номеры: 89273338143). Ул техника белән тәэмин итә, хакы: бер километр өчен — 15 сум. Терлекне суеп, итне сатуга әзерләү хезмәте 1800 сум тора. Бу хакны киметү мөмкинлеге бар. Әгәр терлекнең тиресен (үгез тиресенең 1 килограммы — 40, башмак һәм сыер малыныкы — 20 сум), бавырын (1 килограммы — 120 сум), йөрәген (1 килограммы — 100 сум), баш итен (1 баш малныкы — 200 сум) пунктка тапшырсагыз, бу суммалар сую хезмәте өчен түләү хакыннан алына, яки хезмәт арзанракка төшә.

Бу хакта районның ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан НУРТДИНОВ белән әңгәмәне гәзитнең 6нчы саныннан укыгыз.