Талант өчен илһам нуры— Анфиса

18 Январь, 2018 - 14:46

Сәнгатькә хезмәт итүгә бар булмышын багышлаган шәхес, кагыйдә буларак, тамашачыга киң билгеле була. Сайлаган һөнәрендә тынгысыз эзләнүчеләр һәрдаим камилләшү юлында бит алар.

Шундый шәхесләрнең берсе — Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты Олег Ханов. Талантлы артист Мәскәүнең „Сатирикон” театрында тамашачы сөюен яулавы, Русиядә алдынгы сәнгать эшчәннәренә тәгаенләнгән Константин Станиславский, Александра Яблочкина исемендәге премияләр һәм Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты булуы күп нәрсә хакында сөйли. Әмма Олег Закир улы югары дәрәҗәләргә ирешүенең сере аның тормыш иптәше, якташыбыз Анфиса Ханованың илһамландыру көчендә булуын билгели. Урыслар „иҗатчының Музасы” дигәннәре генә түгел, ә бик сәләтле артист, чибәрлеге күзгә ташланып торган ханым, ышанычлы, тугры иптәш, тырыш хуҗабикә, акыллы килен, ана һәм каенана, зур әни — болар барысы да бер шәхес Анфиса Муллаян кызын тасвирлый торган төшенчәләр. Бу хакта сүз чыккач, ул: „Бар сыйфатлар да гаиләдә тәрбияләнә. Ә башлангычы аның балачакта”, — дип җавап бирде...

Коммунистлар партиясе кушуы буенча белгечләрне эшкә юнәлткән вакыт. Муллаян Хафизов гаиләсе белән Балтач районына күченеп килә. Ул милиция бүлеге начальнигы вазифасында уңышлы эшли.Тәртип сагындагы гадел җитәкчене эшендә хөрмәтлиләр. Җаваплы вазифаны башкарганда, вакыт белән исәпләшми, көне-төнен эшенә багышлый. Шуңа да тормыш иптәше Хәсибә Галимәрдан кызына дөнья көтү мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә алырга туры килә. Кызлары мәктәптә укыйлар, әкренләп кул арасына керә башлыйлар. Анфиса Иске Балтач авылында дөньяга килә. Иң мөһим документында туган урыны — Балтач икәне теркәлгән. Бәлки, шуңа күрә бу төбәкне бик якын күрә ул. Берсеннән-берсе кечерәк дүрт кыз һәрчак әти-әниләренең горурлыгы һәм өмете була. Апаларының беренче гашыйк булган үсмер чаклары Балтачта яшәгән чорга туры килсә, Анфисаның нәни балачак хатирәләре Иске Балтач авылы белән бәйле. Тәүге адымнар, зирәклеге белән аерылып торган нарасыйның сөйләшә башлавы, кызык табып төрле уеннарда мавыгуы биредә була. Дүрт баланы тәрбияләү, мал-туар карау шәхси йорттагы бихисап мәшәкатьләр хуҗабикә иңенә төшә. Муллаян Хафиз улы, погонлы кеше буларак, боерыкка буйсынырга тиешлеге көн кебек ачык. Бераздан гаилә башлыгын Аскын районына эшкә юнәлтәләр. Лаеклы ялга туктагач Караидел районы Байкибаш авылында туып- үскән Хәсибә һәм Муллаян Хафизовлар Аскында төпләнеп калуны хуп күрәләр. Урманлы як табигатенә сокланып үскән Анфиса гүзәллеккә һәрчак гашыйк. Иҗади алымнарда оста кыз Уфа сәнгать институтының актёр һәм режиссёр факультетына укырга керә. Бу юнәлештә тәүге төркемдә уку бик җаваплы һәм мавыктыргыч чор. Музыка кораллары бүлегендә белем алган студентларга җайлы, алар сайлаган коралда уйнау сәләтен шәхсән үзләре генә камилләштерә ала. Артист юнәлешендә үз-үзеңә бикләнеп һөнәрне өйрәнү мөмкин түгел. Мәскәүдән килеп укыткан Вера Сундукова, ГИТИСны тәмамлаган якташыбыз Фәрдүнә Касыймова һәм Гөлли Мөбәрәкова, янә Габдулла Гыйләҗев, Рафаэль Әюпов кебек остазлар яшь артистларга эш нечкәлекләрен өйрәтә. Тормышта булган вакыйганы тасвирлап күрсәткәндә берешәрләп уйнап булмый, әлбәттә.

Этюдларны уйлау, аны кабатлап башкарыр өчен вакыт, фантазия һәм илһам кирәк. Гел эзләнү юлындагы студентлардан күп рухи, физик көч таләп ителә. Үз мәнфәгатен уйлап үкенгәннәр, мондый тынгысыз һөнәрне сайлавына икеләнеп укуны ташлап та куя. Ә күпчелек һөнәр алырга омтыла. Артист булу теләге белән янган студентлар исә югары уку йортында тәү тапкыр җыелган театр төркемендә белем алу бик җаваплы икәнен тоя. Соңрак укырга керүчеләр гаилә корып, нарасый багып та өлгерәләр. Андыйларның укулары, билгеле, икенче планга кала. Исеме җисеменә тап килгәндәй, театр факультетының беренче төркем егет-кызлары җитәкчеләре Фәрдүнә Касыйм кызының өметләрен аклыйлар. Бер гомум торакта булачак артистлар белән яшәгәнгә күрә, остазлары яшьләргә күз-колак булырга тырыша. Иртәдән кичкә кадәр бергәләшеп кәсеп арттыручы студентлар җыр, бию, сәнгатьле сөйләм, фехтование кебек юнәлеш буенча дәресләрдә камилләшә. Һәрчак бергә булганга Анфиса курсташларын гаилә әгъзаларыдай кабул итә башлый. Әмма моның белән булдыклы егетләрнең ризалашасы килми. Зәңгәр күзле, сары чәчле, нәфис гәүдәле, һәрчак тиешле ераклыкта егетләрне тоткан мөлаем сылуга җан атып торучылар бихисап. Көчле зат вәкилләре үз хисләрен аңа чишәргә ашыга. Анфиса исә югары курста укыганда иң ышанычлысына — Олегка игътибарын юнәлтә. Яшь белгечләрне Башкорт академия драма театрына эшкә чакыралар. Курсташы Суфия Корбангалиева хезмәттәшкә әйләнә, Айсылу Камалетдинова телевидениедә үзен сыный, соңрак Казан театрында эшли. Гомумән, һәркайсы сәнгатьтәге сынаулы юлында ныклы адымнар ясый. Бераздан Олег белән Анфиса өйләнешәләр. Хановлар яшь киленне ихлас кабул итә. Гомер буе Сибай театрында эшләгән Шәмсинур Мырзабай кызы һәм Закир Хан улы ир белән хатын уртак уйда яшәгәндә бәхетле булганын үз үрнәгендә дәлилләгән пар. Яшәү рәвеше гастрольләргә бәйле булуына карамастан, ике балаларында да сәнгатькә сөю тәрбияләгәннәр. Кызлары Закирә Сибайда сәнгать мәктәбендә укыта. Уллары Олег балачактан сәхнәгә мөкиббән. Анфисаны үзенә фикердәш, уйдашы итеп сайлавын әти-әнисе гаять шатланып кабул итә. Артист тормышы күбесенчә тәгәрмәч өстендә дигән төшенчә аларга яхшы таныш. Яшь гаиләгә ямь өстәп уллары Владислав дөньяга килә...

Тылсым иле — сәхнәдә төрле образлар тудыру, эзләнү, кабатланмас үзенчәлек өстәп уйнаган артистлар тамашачы күңеленә кыска юл таба. Антон Чеховның „Иванов” пьесасында төп рольләрнең берсе — Саша образын ача сәләтле актриса. Әнгам Атнабайның „Игезәкләр” комедиясендә яшь кыз Раушаниянең самимилеге Анфиса Ханова күңеленә үтә якын. Дистә еллар эчендә үз иткән образлары шактый була. Комедиядә һәм трагедиядә отышлы алымнар таба алган артистлар күп түгел, ә Анфиса Муллаян кызы шундый откырлыкка ия. Спектакльләр аша халыкка чын мәгънәсендә рухи азык өләшәләр. Ә ерак юлга чыкканда нәни балаларын зур әти белән зур әниләренә Аскынга илтергә туры килә. Кайчандыр ул кочарга хыялланган дүрт кыз атасы Муллаян Хафиз улы биш онык малай сөю бәхетен татый. Ул кечкенә оныкларын башта мотоцикл багына утыртып, кулларына руль тоттырып идарә итәргә өйрәтә. Владислав каз, үрдәк бәбкәләрен карап, авыл тормышы мәшәкатьләренә чумып көн итә. Әти-әниләре гастрольдә чакта тик тору юк. Ә аның ниндие генә булмый. Районнар буйлап берәр айлап тамаша кылу ансат түгел. Күп артист җәлеп ителгән спектакльләр белән юлга чыкканда район үзәгендә яшәп, көн саен бу төбәк авылларына барып чыгыш ясыйлар. Уйнаучылар саны азрак булганда һәр авылда фатирларда тукталу гадәткә керә. Спектакльне колхоз җитәкчелеге, берәр оешма сатып алу гамәлдә була. Әлбәттә, кем түли, шуның шарты үтәлергә тиеш. Савучылар эштән кайтып, шәхси хуҗалыкта сыерларын савып, эшләрен төгәлләгәч халык рухи азык алырга —клубка агыла. Авылның яшәү ритмына буйсынып, спектакльләрне төнлә, 24 сәгатьтә башлаулары да сәер тоелмый. Заллар тулы, энә төртер урын да юк. Олысы, кечесе бергә. Яшь аналар бала имезеп тамаша кыла. Бала-чага чынбарлык белән юри төшенчәсен аермый сәхнә буена утырып караулары ни тора. Арып киткәннәре сәхнә алдына ятып йокыга тала. Ул кичерешләрне искә алып Анфиса Муллаян кызы:

— Без шул авыл кешесенә әйләнә идек, хәтта. Кечкенә тамашачы кылыгына күнеккәнбез. Менә олырак, бераз кәефләнеп алган ирләр залда тыныч кына утыра алмый. Урыннарыннан сикереп торып: „Әйе, дөрес, сеңелем, шулай кирәк. Җебемә, кундыр аңа, вәт маладис”, — дип спектакльгә ялкын өстәүләре бераз сәерсетә иде. Шул ук мизгелдә тамашачы хатын-кыз ул кызмача ирләрне тиргәп үз урыннарына утырталар,— дип үткәннәрне бәян итә.

Фатирга кергән хуҗаларны түләүсез спектакльгә кертү гамәлдә. Кайтышлый алар көтеп торса уңайлы, ә алар ашыкса ят авылда артистларның адашып йөргән чакларын Анфиса Ханова бүген кызыклы маҗарадай хәтеренә төшерә. „Фатир шушы очта, беләм. Өй алдында бозаулар ята иде. Кайда булдылар икән, кайсы өй соң?”—дип аптырап калулары инде мәрәкә кебек. Спектакль беткәнен көтеп бозаулар бер урында ятмасы билгеле... Балтач районының Нөркә авылында төнге спектакльдән соң колхозның „Кызыл почмак” бүлмәсендә агитация плакатлары, лозунглар янында кунарга туры килә аларга. Гомумән, Балтач районына гастрольгә килгәндә Хановлар Усман авылында, Анфисаның әнисенең бертуган сеңелесе Тәнзилә Суфиянова гаиләсендә туктала. Ул чакта колхозчыларның күңел халәтен күтәрү, аларга тырышып эшләргә этәргеч бирү өчен җитәкчеләр театр артистларын җәлеп итә. Бүгенгечә һәркем үз почмагында интернетка бәйле булып чикләнүгә караганда, авыл белән тамаша карау, спектакль турында фикер уртаклашу берләштерә. Ә район чигенә кадәр артисларны делегация озата бару, икенчеләре икмәк-тоз беләп җырлап каршы алуы — үзе үткән чор бизәге. Урта Азия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстанда үткән гастрольләргә Хановлар улларын алып бара. Ул тарафта төпләнеп калган якташларның туганнарыдай каршы алулары. 18 сәгатьтә башланган спектакль уйнаганда балага күз-колак булып рольләрне башкаралар. Наушникларда тәрҗемә белән Башкортстан артистлары спектакльләрен ихлас караган тамашачы турында Анфиса Муллаян кызы күңелендә тәэссоратлар бер якты хатирә йомгагыдай саклана. Җебен тартты исә тирә-яктагыларга җылылык өстәп сүтелә бара. Образлар, дәррәү алкышлар...

Башкорт академия драма театрында барган Флорид Бүләковның „Бибинур, аһ, Бибинур” спектакле Русия Федерациясенең Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә. Мәскәүдән 8 жюри әгъзасы килә. Алар арасында — режиссёр Марк Захаров, артист Михаил Ульянов. Комиссия тамашаны карап бәһалый. Премиягә лаек булалар. Захаров талантын күреп, Олег Хановка Мәскәүнең „Ленком” театрында эшләргә тәкъдим ясый. Башкалага юллану уйландыра. Икеләнгән чакта Константин Райкин аны „Сатирикон” театрында эшләргә чакыра. Эзләнүчән шәхес тәвәккәлләп Мәскәүгә юллана. Энә артыннан җебе дигәндәй, Анфиса Муллаян кызы ике дә уйламый гадәтләнгән урыннан иптәше янына бара. Мәскәүдә театр эшлеклеләре союзында милли театрлар бүлегендә уңышлы эшли. Театр фатир чыгымнарын үз өстенә ала. Матди яктан күпкә өстен, әмма яшьрәк чакта анда урнашу отышлы. Режиссёр Рифкатъ Исрафилов Мәскәүгә килгәч элек бергә эшләгән дусларында туктала. Энергиясе тулы артистны үзе эшләгән М. Горький исемендәге Ырынбур рус драма театрына күчәргә үгетли. Гаилә анда урнашкач Анфиса Ханова сәнгать институтында театр факультетында укыта. Рифкатъ Вәкил улы сүзендә торуы белән билгеле. Ул гаилә өчен бар шартлар да тудыра. Зур һәм мәгънәле әсәрләрне тамашачы хөкеменә чыгаручы режиссёр Хановка үзәк роль тәкъдим итеп „Ричард III” трагедисен сәхнәгә куя. Ырынбур тамашачысы кебек сәнгать сөйгәннәр сирәктер. Тулы заллар, дәррәү алкышлар.Артист сәләтен югары бәһалыйлар. Үзәк рольләрне башкарган Олег Закир улына Салават драма театрында режиссёр вазифасына тәкъдим була. Иҗатчы өчен бу яңа мөмкинлекләр ачуы билгеле. Бердәнбер уллары Владислав гаилә корган, оныклары туа. Аларга якынрак булу исәптән Башкортстанга кайталар. Өч елдан Башкорт академия драма театрына художество җитәкче сыйфатында эшләргә Олег Хановны чакыралар. Актёр һәм режиссёр әле дә иҗат дулкынында үз җилкәне белән горур идарә итә. Тормыш иптәшенә рәхмәтле талант иясе бер сынауда да каушамый. Иҗат аңа һава кебек кирәк. Бакча алып, анда өй төзеп хуҗабикә үтенечен тормышка ашырган. Уллары Владислав медицина фәннәре докторы. Киленнәре Татьяна Роберт кызы финанс белгече. Оныклары Вадим 5нче сыйныфта укый. Кечкенә Алсуга нибары 3 яшь. Хәзер аларга зур әни һәм зур әти өмет баглыйлар. Нинди юлны сайласалар да тик якты ният белән гомер итсеннәр дигән теләктә Хановлар. Иң элек шул уйны үзләренә дә әти-әниләре аңлатып үстергән бит.

Рима ВӘЛИЕВА.