Кыш — икеләтә сынаулы чор

17 Январь, 2018 - 15:21

Кешенең яшәеше күптөрле хезмәтләргә бәйле. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер— торак-коммуналь хезмәтләр. Һәрберебез чиста суга, җылылыкка мохтаҗ. Чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәткәрләре район халкын су, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне зәңгәр ягулык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын полигонга урнаштыру белән мәшгуль. Бүгенге көндә биредә көч салган дүрт дистәдән артык кешенең һәрберсенең үз бурычы, йөкләнеше.

Җәмгыять күрсәткән хезмәтләрне санап китсәң, алар шактый. Кайсысын гына башкарып чыгу өчен дә техник һәм кеше ресурлары тотыла. Гомумән, нинди генә төр хезмәт күрсәтү бушка була алмый. Мәсәлән, халыкка хезмәт күрсәтү өчен җәмгыять кулланылган электр энергиясе өчен бер ел эчендә 1 миллион 635 мең сум акча сарыф иткән. Зәңгәр ягулык өчен 9 миллион сумнан артык акча тотынылган. Идарәче компания буларак җәмгыять карамагында күп фатирлы 13, шул исәптән 3 гомум торак.

Җылыту сезонын имин үткәрү, күңелсез хәлләргә тарымау — җәмгыять алдында торган зур сынауларның берсе. Салкын кыш айларында торбалар шартлап кыен хәлгә тарымас өчен алдан хәстәрлек күрү мөһим. Җәмгыятьнең бурычы —район үзәгендәге оешмаларны ( аларның саны 155кә тиң), күп фатирлы 23 һәм 10 шәхси йортны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү. Җылылык трассасының озынлыгы 9,8 километр тәшкил итә. Кыш җылы килгәндә тәүлек әйләнәсенә —5-6 мең, салкын көннәрдә 8-9 мең кубометр зәңгәр ягулык бирелә.

Җәй айларында җылылык трассасына ел саен диярлек азлап булса да ремонт үткәрү каралган. Узган елның җәендә җылыту торбаларын урау өчен 60 мең сумга якын минераль мамык, стеклопакет сатып алынган. Җылыту котёлларын сүтеп ремонтлаганнар. Әлегә дүрт котёлның өчесе гамәлдә. Уртача салкыннар килгәндә ике котёл куәте җитә.

Кышның холкы билгесез. Декабрь яңгырлары белән истә калса, гыйнварда 30 градуска кадәр зәмһәрир салкыннар да булды.

— Кышкы салкыннарда өч казанны да эшкә куштык. Сафта булмаган котёл җиһазларын ремонтлау өчен акча бүлүне сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән идек. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзе хәстәрлек күреп йөрде. Быел республика фондыннан шушы максатка 7 миллион сум акча бүленде. Нефтекама шәһәренең „Прогресс” җәмгыяте хезмәткәрләре килеп, котёлга ремонт үткәрәчәк, — ди җәмгыять директоры Фәдис Ибраһимов.
Котельныйда мастер Барый Кашфиев кулы астында 4 оператор алмашлап эшли. Марат Гыйльмуллин, Радиф Әхкәмов, Ирек Вәлиев, Алмаз Нурмөхәмәтовлар җиһазлардагы күрсәткечләрне даими теркәп, күзәтеп бара. Өйләрдә берөзлексез җылы булсын өчен алар тырышып, намус белән эшли.
Рифина НИГАМӘЕВА.