17 Январь, 2018 - 10:35

*Суыткычта, сумкада яки башка савыттагы исне бетерү өчен кулланылмаган пакетлы чәй салып куярга кирәк.

*Водород перекисын яраларны төзәтү өчен генә түгел, тапларны бетерү өчен дә кулланырга мөмкин.

*Кырмыскалардан котылырга теләсәң, аларның җыелу урынына корица сибәргә кирәк.

*Металлдан эшләнгән әйберләрне теш пастасы белән чистартырга мөмкин.

*Кашык-чәнечкеләрне банан кабыгының эчке ягы белән сөртеп ялтыратырга була.

*Бал организмдагы микробларны юкка чыгару үзлегенә ия.

*Изелгән аспирин төймәсенә бер-ике тамчы су кушып, озынборын, черки тешләгән урынга сөртсәң, кычыту басылыр.

*Чәй содасы белән тешләрнең сарысын бетерү бик җиңел.

*Агач күмере бүлмәдәге начар исләрне җыя.

*Пычак яхшы киссен өчен, уртага бөкләнгән фольга кисәргә кирәк.