17 Январь, 2018 - 09:41

• Ирләрегез белән ярышмагыз, дилбегәне үз кулыгызга алырга тырышмагыз.

• Гаилә бюджетын ирегез алып барсын.

• Ирегездән күбрәк акча эшләргә омтылмагыз.

• Квартплатаны һәм башка түләүләрне үзегез түләмәгез.
• Машина йөртсәгез дә, техосмотр-фәләннәрен ирегез башкарсын.

• Ирегезне мактагыз, аның белән соклануыгызны үзенә әйтеп торыгыз.

• Ирләрегезнең мавыгуларын хөрмәт итегез (спорт, ау, балык тоту, корал ярату, дуслар белән очрашу һәм башкалар).

• Дус кызларыгызга һәм әниегезгә ирегезне беркайчан да яманламагыз.

• „Әтиегез ни әйтер” дип балаларыгыз каршында әти авторитеты булдырыгыз.

• Алдагы 9 пунктның барысы да ирләр турында.
Әмма хатынның бәхете ирдән бит. Килешәсезме?