Киләчәктә дә җиңүләр күп булсын!

16 Январь, 2018 - 15:57

„Балтач таңнары” гәзитенең „Бу бит безнең Карсылу” конкурсында „Җиңүгә омтылу” номинациясе җиңүчесе Камилла Суфиярова кичә әнисе, Юлия ханым белән редакциягә килеп бүләген алды.
Юлия һәм Булат Суфияровлар күп балалы күркәм гаиләләрнең берсе. Аларның тату гаиләсендә өч кыз һәм бер ул тәрбияләнә. Икесе дә район үзәк дәвахәнәсендә көч салалар. Камилла әнисе белән берлектә конкурста катнашып, редакциянең махсус бүләгенә ия булды.. „Балтач таңнары” гәзите радакторы Рөстәм Вәлиев Камиллага киләчәктә дә конкурсларда катнышрга дигән теләкләрен җиткереп, истәлеккә бүләк тапшырды. Камилланы редакция хезмәткәрләре исеменнән янә бер кат тәбрик итәбез.