Кем акчаны күбрәк туздыра?

16 Январь, 2018 - 14:39

Ир-ат, гадәттә, хатын-кыз акчаны күбрәк бетерә, уңга-сулга „бәрә”, дип исәпли. Әмма һич кенә дә алай түгел икән. Чынбарлыктагы хәлне венгр социологлары ачыклаган. Нәтиҗә бөтенләй икенче булган.
Парфюмерия әйберләре. Ир-ат хушбуйга, лосьонга һәм башка шундый кирәк-яракка акчаны хатын-кызга караганда азга гына кимрәк тотына.
Кием-салым. Мода мәсьәләсендә ир-ат күпкә сакчылрак. Ә, бәлки, аларның фантазиясе ярлырактыр. Ел саен ирләр өс-башка хатын-кызга караганда 50 процентка азрак акча тотына.
Исерткеч эчемлек. Монысында инде ир-ат башка өлкәләрдәге арта калуларын куып та, хәтта шәпләп узып та китә. Спиртлы эчемлекләргә аларның кесәсенән хатын-кызныкына караганда ике тапкырга күбрәк акча тотына.
Күңел ачу. Бу өлкәдә хатын-кыз сакчылрак. Күңел ачуга ир-ат күбрәк акча түгә.
Уртача керемле ир-ат шәхси кирәк-ярагы өчен хатын-кызга караганда күбрәк акча туздыра булып чыга.