Көлегез! Файдасы күп — белегез!

12 Январь, 2018 - 10:16

„Көлү— кояшка тиң”, — дигән Виктор Гюго. Көлү-шаяруның файдасы, тормышыбызны никадәр бизәве хакында уйланмыйбыз да шикелле. Ә бит куана белүнең гомер озынлыгына турыдан-туры тәэсире бар. Борын заманнарда ук табиплар дөньяга елмаеп бакканнарның тәнендәге яралар тизрәк төзәлгәненә игътибар иткән. Бүгенге дәвалаучылар да моның белән килешә.

Без дөньябызны онытып шаркылдаган вакытта вирусларны һәм башка авыру тудыручыларны үтерүче күзәнәкләр барлыкка килә. Шуңа тормышка җиңелрәк караган оптимистларның йогышлы авыруларга бирешеп бармавы билгеле.
Хахылдап көлү эчке әгъзаларга, шул исәптән, эчәкләргә дә яхшы тәэсир итә. Көлгән вакытты безнең 80 төр мускулларыбыз кыскара, тән температурасы артып китә, кан басымы үзгәрә, ә мигә эндорфиннар — „бәхет гормоннары” агыла. Шатлану кан тамырларына да уңай тәэсир итә. Боларның барысын өйрәнеп, көлдереп дәвалау дигән юнәлеш барлыкка килгән.

Көлә белгән кеше тормыш мәсьәләләрен дә җиңелрәк хәл итә, юмартырак та була. Ярдәмчеллеге белән дә аерылып тора. Малазиядә студентларга көлүне хәтерләткән тын алу күнекмәләре өйрәтәләр. Бу курсны үткәндә башкаларга караганда имтиханнарны яхшырак тапшыра, юкка-барга борчылудан туктый, ашау, йокылары да яхшыра төшә. Һәр уй, гамәлнең безнең халәтебезгә тәэсир итүен ата-бабалрыбыз яхшы белгән һәм күңел төшенкелегенә сакланырга кушкан. Көлкеле әкиятләр, көләмәчләр, шаян җыр һәм такмаклар итҗат иткәннәр. Күңелдә җыелган ярсуны исә бәйгеләрдә көрәшеп, көч сынашып чыгарганнар. Табигатьтән яшәүгә көч салган, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Эмиль Золя: „Көлү— хәтта бөекләрне дә буйсындыра ала торган көч ул”, —дигән. Иртә саен көзгедән үзебезгә елмайсак, көнен-төнен кичен янәшәбездә таныш һәм таныш булмаганнарга елмаю бүләк итсәк, тәнебез дә, җаныбыз да сау-сәламәт булыр.