12 Январь, 2018 - 10:03

Яңа ел каникуллары чорында күп ашап, күпләребез чамадан тыш симереп китте. Йөргәндә дә авырлыкка, уңайсызлыкка зарлана башладык. Зифа буйлы, нечкә билле булу хакында хыялланабыз.
Ябыгам дисәң, тары боткасы ашарга кирәк икән. Моның өчен ярманы суда пешереп, майсыз ашарга кирәк. Тары ярмасында тәнгә май җыйдырмаучы матдәләр бар. Дәвалау курсы бер атна, ягъни ботканы атна буена ашарга кирәк. Тары боткасын бавыр, ашказан-эчәк, авырулары мәлендә дә ашау файдалы. Ул йөрәк эшчәнлеген дә җайга сала. Шулай ук мускулларны да ныгыта, тәннән төрле шлакларны да чыгара.