Мини-футбол буенча ярышлар

10 Январь, 2018 - 11:50

Яңа ел каникуллары күркәм чаралары белән артта калды. Спорт һәм сәламәтлек декадасы чорында „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында мини-футбол буенча ярышлар бер тында үтте.
Бәйгеләрдә 8 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә район үзәгенең 1нче һәм 2нче урта мәктәпләренең элеккке һәм хәзерге укучыларыннан тупланган „Сенара” командасы җиңүче дип табылды. Район Хакимиятенең җыелма командасы икенче урынга чыкты. Иске Балтач авылбиләмәсенең җыелма командасы өченче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез, арытабын да уңышлар телибез