МАТАДА ФЕЛЬДШЕР-АКУШЕРЛЫК ПУНКТЫ БИНАСЫ ТӨЗЕЛӘ

10 Январь, 2018 - 10:12

Мата авылында фельдшер-акушер пункты төзелеше бара. Узган елның декабрь азагында бина нигезенә субайлар кагылды. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәренең „Башеврокуб” җәмгыяте эшчәннәре пункт бинасының идән, стена, түшәмнәрен кору белән мәшгуль. Берничә көннән махсус бригада килеп аның түбәсен дә ябачак.

„Башеврокуб” — модульле конструкцияләр заводы ул. Конструкцияләр Мата авылына әзер килеш алып киленгән. Стеналарга пластик ишек һәм тәрәзәләр беркетелгән килеш. „Лего” уены кебек, корасы да куясы. Җәмгыятьнең әйдәүче инженеры Валера Иванов сүзләренә караганда, бина бер атна эчендә төзелеп бетәчәк.

Бинаны „утырту” өчен субайлар кагуга район Хакимияте тарафыннан 234 мең сум тирәсе акча салынган. Ә төзелешнең төп суммасын БР Сәламәтлек саклау министрлыгы күтәрә.

Идән һәм стеналар пластиктан, җылыткыч материал кулланып эшләнә. Идәнгә кафель һәм линолеум җәелә. Бина биш бүлмәгә бүленгән дә инде: хуҗалык бүлмәләреннән, коридордан тыш, табиб һәм фельдшерның халыкны кабул итү бүлмәләре бар.

„Башеврокуб” җәмгыяте осталары бинаның сантехник һәм электр челтәрләрен дә эшләячәк. Ә менә су үткәрү эшләре — район бюджетыннан. Фельдшер-акушер пунктлары төзү программасының шартлары шундый.

Җәмгыять моңа кадәр Калтасы районында модульле конструкцияләр белән корылган бинаны сафка керткән. Балтач районыннан соң шундый ук фельдшер-акушер пунктлары Борай һәм Мишкә районнарында төзеләчәк.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
фотолары.