Бәйрәмне әзерлек белән көтәләр

29 Декабрь, 2017 - 15:15

Янтимерлеләр Яңа ел бәйрәмен зур әзерлек белән каршылый. Авыл капкасыннан ук кунакларны Кыш бабай һәм Карсылу каршылый. Урамнарны кардан эшләнгән сыннар бизи. Александр Минилгалин ел саен диярлек өй алдына Кыш бабаен да, Карсылуын да эшли. Быел ел символы Эт тә бар.
— Балалар бәләкәй чакта трактор белән тау өемнәре өеп эшли идем. Хәзер алар үсте. Барыбыр бер елны да сыннар эшләми калмыйм. Үзе күңелле бит , —ди ул.
Роза Минилгалина да өй алдына төрле сыннар әзерләп, Яңа елны көтә. Эльвира һәм Феликс Кугубаевлар тау эшләгәннәр. Балаларның күңелле тавышларыннан авылга ямь керә. Үз күңелләрен үзләре күтәреп, дәртләнеп Яңа елны көтә янтимерлеләр.