Илебез башкаласы —Мәскәү чыршысыннан

28 Декабрь, 2017 - 17:08

Быел районнан Мәскәүгә Кремль чыршысына бару бәхете Сәйтәк урта мәктәбе укучысы Алсу Тагърифуллинага насыйп булды.

Алсу Ильяс кызы 6нчы сыйныфта белем ала. Ул бары тик бишле билгеләренә өлгәшә. Барлык фәннәрне дә теләп үзләштерә. Район күләмендәге төрле олимпиадалар җиңүчесе ул. Тырыш уңган кызның копилкасында 50дән артык Мактау грамоталары. Район сәнгать мәктәбенең сурәт төшерү түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Алдынгы укучы, җәмәгать эшләрендә актив кыз спорт белән дә дус. Ул теләп чаңгыда йөри, тимераякта шуа. Укытучылары Алсуның акыллы, тыйнак булуын билгелиләр.Мәскәүдән Алсу шатланып, яңа дуслар табып, илћамланып кайткан.
— Илебез башкаласы шулкадәр ошады. Тәү тапкыр отельдә яшәдем, рестораннарда тукландык. Храмнарны күрсәттеләр. Бар җирдә дә безне шатланып каршы алдылар, водительләребез дә хәтта Кыш бабай булуып киенгән иде. Мәскәүне беркадәр өлешен күрсәттеләр, Кызыл мәйданда Чыршы бәйрәме— үзе зур могҗизага тиң булды, — ди ул.
Алсу Башкортстаннан барган кызлар белән дә дуслашкан. Башкаладан туганнарына сувенирлар алып кайткан.
— Кызыбыз кызыксынучан. Зур теләк белән фәннәрне үзләштерә. Эшне үзе белеп башкара. Мәскәүгә баруы билгеле булгач, барыбыз да шатландык. Дулкынлану хисе белән аны башкалага озаттык, шатланып каршы алдык, — ди Алсуның әнисе Динара Вәсфирахман кызы.

Рифина НИГАМӘЕВА.