Алдынгы спортчылар хөрмәтләнде

28 Декабрь, 2017 - 16:44

Бүген Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев спортта югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем кыз һәм егетләрне тәбрикләде. Алар кул көрәштерү буенча Идел буе федераль округында һәм гер күтәрү буенча Башкортстан беренчелегендә призлы урыннарга лаек булган спортчылар.

Түбән Новгород шәһәрендә узган армспорт буенча чемпионатта балтачлыларның призлы урыннарга лаек булулары хакында гәзит битләрендә бәян иткән идек. Тантаналы шартларда район җитәкчесе Илгиз Әхвәз улы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Алмаз Якупов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Тимур Әхмәдуллин, шул ук белем учагыннан Эльвина Зиннурова, район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучылары Динар Хиҗәпов һәм Алия Фәйзрахмановаларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Көмьязы авылы етеге Алмаз Якупов өчен бу көн икеләтә истәлекле булды: ул район җитәкчесе кулыннан спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы да алды.

Гер күтәрүдә республика күләмендә сынатмаган райондашларыбызның күп булуы сөендерә. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Розана Кашапова Башкортстан рекордын куйды: ул 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 160 тапкыр күтәрде. Гер күтәрүдә призлы урыннар алуга ирешкән райондашларыбыз — Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Айгиз Хәйдәршин, район үзәгенең 1нче урта мәктәбе укучылары Айназ Хәйдәршин, шул ук белем учагыннан Марсель Фәрхетдинов, Денис Гәрәев, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Данил Гыйззәтуллин, Ленар Мәрванов, Филүс Хуҗиевлар район горурлыгы, бу көнне аларга да хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелде. Алдынгы спортчыларның тренерлары Айваз Сафетдиновка һәм Ильяс Шәймөхәмәтовларга Район Хакимиятенең Мактау грамотлары бирелде.

—Сез безнең горурлык. Үзегез артыннын сыйныфташларыгызны ияртегез. Арагызда Русия чемпионатына барырга лаеклы спортчыларның булуы икеләтә сөенечле . Җиңүләр сезнең көчле ихтыярлы, тырыш булуыгызны күрсәтә. Киләчәктә дә дөрес юлдан тайпылмагыз, һәрчак алга омтылыгыз. Уңышлар сезгә, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чара ахырында.
Рифина НИГАМӘЕВА.