РАЗВЕДЧИК СӘЛИМХАН

26 Декабрь, 2017 - 16:56

...Авылдашларым Мөслимә һәм Сәлимханның данлы юлын бүген оныклары дәвам итә. Әйтик, Фәнгыянең улы Алмаз Хәбибуллин — авылыбыз шәҗәрәсенең горурлыгы. Ул БР Эчке эшләр министрлыгы штабының анализ, планлаштыру һәм контроль бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы. Кызы Ләйсән — уңышлы эшкуар, аның берничә шәхси стоматология поликлиникасы бар. Батыр разведчик Сәлимхан Зарипов нәселе матур дәвамлы булсын, оныклары эшсөярлелек традицияләрен ишәйтеп, бәхетле яшәсен өчен үзен аямый сугышкан, яраланган, кан койган, гомерен илебез иминлеге өчен көрәшкә һәм хезмәткә багышлаган. Балалары, оныклары, авылдашлары аның батырлыклары турында онытмый.

...Свердловск өлкәсе Лосинский посёлогында урман кисәргә, торф чыгарырга киткән егет анда үзенең булачак гомер юлдашын очратырмын дип уйламагандыр. Иске Янбай авылының чая чибәре Мөслимә Дилмиева биредә бригадир булып алган.

...Чын солдат булып өлгерүенә сугыш башлана. Сәлимханны разведка ротасына тәгаенлиләр.

...Өченче көн алар өчен уңышлы була. Урман эчендә землянка. Аннан җиңел машиналарда немец офицерлары таралыша. Димәк, полкның штабы шушы инде. Офицерлар китеп бетте. Тын. Разведчиклар көтәләр. Ике немец офицеры землянкадан ишек алдына чыгып киерелделәр. Сөйләшә-сөйләшә кереп киттеләр. „Вакыт!” дип команда бирде Сәлимхан. Разведчиклар штабны саклаучы ике солдатны „бөкләделәр” дә эчкә үттеләр. Кинәт килеп кергән рус солдатларын күреп ике генерал агарып катты...

...Язмышны, алда ни булачагын беркем әйтә алмый. Мөслимә Сәлимханын госпитальдән барып ала. Күпме еллар үткән, мәхәббәт уты сүнмәгән.

...Авылдашларым Мөслимә һәм Сәлимханның данлы юлын бүген оныклары дәвам итә. Әйтик, Фәнгыянең улы Алмаз Хәбибуллин — авылыбыз шәҗәрәсенең горурлыгы. Ул БР Эчке эшләр министрлыгы штабының анализ, планлаштыру һәм контроль бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы. Кызы Ләйсән — уңышлы эшкуар, аның берничә шәхси стоматология поликлиникасы бар. Батыр разведчик Сәлимхан Зарипов нәселе матур дәвамлы булсын, оныклары эшсөярлелек традицияләрен ишәйтеп, бәхетле яшәсен өчен үзен аямый сугышкан, яраланган, кан койган, гомерен илебез иминлеге өчен көрәшкә һәм хезмәткә багышлаган. Балалары, оныклары, авылдашлары аның батырлыклары турында онытмый.
Ханис ХАҖИМОВ.
Тулы вариантны 103, 104 саннардан укыгыз.