ЙОРТ АЛДЫНДА — ЧЫН-ЧЫНЛАП ӘКИЯТ ДӨНЬЯСЫ!

26 Декабрь, 2017 - 16:53

Мишкә авылында яшәүче Демильян Ирбулдин йорт алдына кардан 16(!) сын эшләп, аларны буяп-бизәгән, балалар өчен тау өеп куйган! Табигатьтән бирелгән рәссамчы сәләтен кулланып, тирә-ягында яшәүчеләргә, нәниләргә шатлык бүләк итүче авыл остасының иҗаты белән сез дә танышыгыз, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

Кыш Бабай һәм Карсылуга ИРбулдиннарның әкият илендә „күңелле”. Ялгыз түгел Яңа ел бәйрәме хуҗалары. Узган ел символы — Әтәч, яңасыныкы — Эт. Аларның сыннары белән генә чикләнмәгән оста. Балалар өчен тау да өелгән, мич башында Иванушка-дурачок гармунын да „уйнап утыра”. Алар белән бергә Ат, Болан, Кыр кәҗәсе, Диңгез мәчесе, Тиен, Маймыл, Дуңгыз, Куян һәм башка әкият геройлары „бәйрәм итә”.

Флүрә һәм Демильян Ирбулдиннар — күп балалы гаилә. Әмма бу әкият дөньясын гаилә башлыгы нәни балаларына эшләгән дип ялгышмагыз. Лидия, Леонид, Максим һәм Артур үсеп балигъ булганнар инде. Әмма авылдагы кибеттә эшләүче Флүрә дә, Себер якларында вахта белән хезмәт салучы Демильян да бала-чаганы ярату, алар өчен матурлык тудыру сыйфатларын җуймаган.

„Алар ел саен кардан сыннар эшләп, авыл халкының күңелен күтәрә. Матурлык әллә кайдан күренеп тора, авылны ямьли бит. Ә 2018 елны каршы алганда Демильян „рекорд куйды!” — ди Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Рәсих Гафурҗанов. Дөрес, рекордтан башлыйк әле Яңа елны! Алда да тик уңышлар гына юлдаш булсын Ирбулдиннар гаиләсенә, уңган мишкәлеләргә!

Рәсемдә: Демильян Ирбулдинның оста куллары һәм бай фантазиясе тудырган әкият дөньясы.