ГЫЙБРӘТ АЛ ГӘЗИТТӘН!

26 Декабрь, 2017 - 16:45

Бик тә бәхетлебез бит, райондашлар,
Гәзитебез чыга саф татар телендә.
„Балтач таңнары”на язылыйк һәр йортта!
Юкса, хәбәрсез калырбыз татар илендә.

Уңган халкым турында — һәр битендә,
Яңалыклар җитәрлек һәр санында.
Көнләшмим, укыгач та һәр санын,
Гыйбрәт, һәммәсе үз максатында.

Максатчан бала күренә бакчада,
Ихтыярлы кыз-уллар — спорт төрендә.,
Тернәкле, уңган гаилә — үз ихатасында,
Гыйбрәт ал, языл, күр гәзитеңдә!
Нәфиз ХӘМӘТНУРОВ.
Көндәшле авылы.