Реабилитация үзәгендә —Яңа ел бәйрәме

26 Декабрь, 2017 - 16:42

25нче декабрьдә реабилитация үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Әти-әниләре озатуында маскарад костюмнары киеп, җыр-бию, шигырьләр әзерләп Кыш Бабай һәм Карсылуны күрергә бәйрәмгә килгән балаларны район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗановалар тәбрикләде.

Реабилитация үзәге хезмәткәрләре балалар өчен театральләштерелгән тамаша куйды. Костюмнар һәм музыкаль бизәү, һәвәскәрләрнең уйнавы һәм бүләкләр — бар яклап та зур тырышлык салынып, балаларны аңлау һәм ярату белән әзерләнгән Яңа ел бәйрәме.

Поганка Мухоморовна (Анфиса Хәтмуллина), Кикимора (Гөлшат Якупова), Убырлы Карчык (Ленара Солтанова), Кощей (Рәзифә Зарипова), Шамакайлар (Җәмилә Гарифуллина һәм Айгөл Хәбирова), Эт (Альбина Галәветдинова), Кыш Бабай (Ринат Отмахов) һәм Карсылу (Зилә Закирова) балаларны үзләре белән әкият иленә ияртеп алып керде. „Кара көчләр”не бию һәм җыр, уен-көлке белән бергәләп „җиңделәр”, Кыш Бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Роберт Шәйдулов туплаган көйләр, музыкаль уеннар да балаларга ошады.

Реабилитация үзәге директоры Илгиз Рәхимҗанов төрле конкурсларда актив балалар: Энҗе Сабирова, Алмаз Әлмөхәмәтов, Рифат Галләмов, Линар Йосыпов, Эльмира Хакова, Зәлия Бәхтигәрәева, Мәрьям Вәсимова һәм Рита Хәсәноваларга Мактау грамоталары тапшырды. Чара азагында маскарад костюмнары һәм Яңа елга багышланган рәсемнәр конкурсларында җиңүчеләр билгеләнде.