Күңелдә озак сакланыр

26 Декабрь, 2017 - 15:31

Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысында быел 800гә якын бала катнашты. Безнең районнан 4 укучы бу бәйрәмдә булу, кабатланмас шатлыклы тәэссоратлар алу бәхетенә иреште.

Бирегә чакырылган укучыларның барысы да уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, төрле конкурс һәм фестивальләр лауреатлары. Безнең районнан шушы күркәм чарада бары тик мактауга лаек укучылар катнашты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 „а” сыйныф укучысы Тимур Әхмәдуллин укуда да, спортта да алдынгылар сафында. Агымдагы уку елында тарих фәне буенча үткәрелгән район олимпиадасында — беренче, инглиз теле буенча икенче урынга лаек булган. Гер күтәрү буенча республика, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Тимур иҗатны да якын күрә. Оста итеп бии. „Башкортстан энҗеләре” конурсында да матур күрсәткечләр алуга иреште. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең 7 „а” сыйныф укучысы Элина Әхиярова бары тик „5” ле билгеләренә укый. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Рус теле буенча игълан ителгән „Яшьләр хәрәкәте” халыкара конкурста икенче дәрәҗә Диплом алуга ирешкән. Дистанцион олимпиадалар җиңүчесе. Югары Карыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лиана Мөнирова уку алдынгысы. Бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Актив укучы. Түбән Иванай урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Юрий Минелгалин алдынгы спортчы. Аның копилкасында 100дән артык Мактау грамотасы. Чаңгыда йөрү, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, хоккей, кул көрәштерү, көрәш— бу спорт төрләре белән ул теләп шөгыльләнә һәм призлы урыннар яулый. Алар тырыш укулары белән мондый бәйрәмдә катнашырга лаек булуларын исбат иткәннәр.

Чыршы бәйрәмендә матур, изге теләкләр күр яңгыраган. Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шафикова балаларны Яңа ел белән котлаган.

—Быел оештыручылар могҗизаларга бай тамаша — „Яңа ел тавышы” мюзиклын әзерләгән. Кыш бабай гадәттәгечә карт, барысы да элеккегечә булуын тели: чыршы, мандариннар, „В лесу родилась ёлочка” җыры .. Әмма Карсылу моңа канәгәть түгел. Ул яңалыклар көтә. Карсылу яңа җырлар, заманча идеяләр, инновацион технологияләр кертергә тели. Өстәвенә Кыш бабайның патефоны ватык икәнлеге ачыклана һәм яраткан җыр яңгырамый. Шуннан соң әкияти илдә фестиваль игълан ителә.Республика Башлыгы чыршысында башкорт аюы, Бөрҗән бал корты да катнашты. Чагу костюмнар, төрле персонажларны райондашларыбыз зур кызыксыну белән карады. Мәртәбәле бәйрәмдә катнашу үзе зур бәхет. Балалар шатлыклы хисләр белән өйләренә кайтты. Безне „Зелёная роща” санаториясенә урнаштырыдылар. „Газель” микроавтобусы водителе Джонни Кимович, полиция хезмәткәре Альбина Хәйдаршина озата барды. Истәлеккә тапшырылган бүләкләр озак вакыт бу шатлыклы мизгелләрне хәтерләтеп торыр, — ди балаларны БР Башлыгы чыршысына озатып баручы Югары Карыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Мөнирова.
Рифина НИГАМӘЕВА.