„ГӘЗИТНЕҢ ЯҢА НОМЕРЫН КӨТЕП АЛАБЫЗ!”

22 Декабрь, 2017 - 15:22

Хөрмәтле „Балтач таңнары” редакциясе! Сезгә Иске Балтач авылының Үзәк урамында яшәүче Камалетдин Сәләхетдин улы Шәмсетдинов мөрәҗәгать итә. Миңа 75 яшь.

Без 1992 елда Кыргызстаннан кайттык. Шул елны ук район гәзитен алдыра башладык. Ул вакытта „Азатлык” дип атала иде.
Район гәзитеннән бер дә аерылмадык. Һәр елны язылабыз. Бөтен гаиләбез белән укыйбыз.

Районда булган вакыйгалар һәм яңалыклар белән бердәм һәм оператив таныштырып барасыз. Авыл хуҗалыгы — игенчелек һәм малчылык тармаклары, төзелеш, медицина һәм мәгариф, хокук саклау өлкәсенә кагылышлы яңалыкларны белеп торабыз, районның күренекле шәхесләре турында укыйбыз. Җитешсезлекләргә, проблемаларга да игътибар бирәсез, алга максатлар да куясыз. Яратабыз гәзитне, һәр яңа номерын көтеп алабыз!

„Балтач таңнары” коллективын Яңа 2018 ел белән котлыйбыз һәм зур уңышлар, бердәм эшчәнлек телибез. Районда яшәүчеләрнең гаиләләренә шатлык һәм бәхет китерсен Яңа ел!
Камалетдин ШӘМСЕТДИНОВ,
хезмәт ветераны.