„БАШНЕФТЬ”ТӘН — КЫШ БАБАЙ БҮЛӘКЛӘРЕ

22 Декабрь, 2017 - 14:51

Реабилитация үзәгендә савыктыру чаралары үтүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына киң күңелле, юмарт Кыш бабай килде. „Башнефть” акционерлар компаниясеннән килгән кунаклар өләшкән йомшак уенчыклар, татлы ашамлыклар, электрон энциклопедия, уку кирәк-яраклары һәрбер баланың күңеленә һуш килде.

„Башнефть” компаниясе — реабилитация үзәгенең күптәнге дусты. Компаниянең вице-президенты Виктор Мешников үзәкнең мохтаҗлыкларын яхшы белә. Мәскәүдән шәхсән үзе килеп, балаларны һәм үзәк хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый ул. Хәйрия акциясенең әлегесе — алтынчы.

Былтыргы бәйрәм алдыннан компания үзәккә музыка яздыру программасы бүләк иткән. Быел да күчтәнәчләр мулдан: төсле һәм аклы-каралы принтерлар, „Триколор” модемы, ноутбук. Өстәвенә, балаларның һәрберсенең кулына — матур бүләк һәм татлы күчтәнәчләр.

Реабилитация үзәге хезмәткәрләре үз чиратларында кунакларны күңелле бәйрәм чарасы белән каршы алды. Биредә эшләүчеләр һәм балалар катнашлыгында Яңа ел бәйрәме тамашасы һәрвакыттагыча югары музыкаль һәм әдәби әзерлек белән үтте, артистлар үз рольләрен оста һәм зәвыклы башкарды. Кыш бабай җырлаган, биегән, шигырь сөйләгән балаларга да тәмле бүләкләрен таратты.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.