„Бердәм Русия” партиясенең XVII съездында Балтачтан Рөстәм Вәлиев катнаша

22 Декабрь, 2017 - 14:46

Мәскәүдә „Бердәм Русия” партиясенең XVII съезды бара. Тарихи чара 2500 кеше — партиянең төбәк бүлекчәләренең делегатлары, Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк власть вәкилләре, экспертлар, журналистлар һәм кунаклар катнашлыгында үтә.

Съездның беренче көнендә җиде дискуссион мәйданчык эшли. Алар икътисад, дәүләт сыйфаты, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, социаль сәясәт, акыллы, мәдәни лидерлык кебек көнүзәк темаларга багышланган.

„Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы бүлекчәсеннән съездга делегат итеп сайланучы район Советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев әлеге вакытта „Аграрная сверхдержава” дип аталган җиденче дискуссион мәйданчык эшендә катнаша.