Шатлыклы вакыйга

22 Декабрь, 2017 - 10:49

Алсу Ильяс кызы 6нчы сыйныфта белем ала. Ул бары тик бишле билгеләренә өлгәшә. Төрле олимпиадалар җиңүчесе ул. Копилкасында 52 Мактау грамотасы бар. Район сәнгать мәктәбенең сурәт төшерү түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Укуда, җәмәгать эшләрендә актив укучы спорт белән дә дус. Чаңгыда йөри, тимераякта шуа. Ике абыйсы янында үскән кызда калганнар хакында хәстәрлек күрү сыйфаты да бар. Ул куяннар да карый икән. Укытучылары аның акыллы, тыйнак булуын билегелиләр.
— Кызыбыз кызыксынучан. Зур теләк белән фәннәрне үзләштерә. Эшне белеп үзе башкара. Мәскәүгә баруны шатланып көтә. Тәүдә күңел ышанмады. Без дә, туганнарыбыз да моңа бик шатбыз, —ди Алсуның әнисе Динара Вәсфирахман кызы.