Бүген Балтачлы 13 үсмер Русиянең тулы хокуклы гражданнары сафын тулыландырды

21 Декабрь, 2017 - 16:25

Паспорт — кешенең төп документы. Бүген район Хакимияте бинасының утырышлар залында 13 райондашыбызга тантаналы шартларда тәү тапкыр паспортлар тапшырылды.
Кеше тормышында вакыйгалар күп. Тәү тапкыр паспорт алу да истә кала торганнардан. Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы, полиция подполковнигы Вил Мансуров, бүлекчәнең белгеч-эксперты Рузилә Хәсәновалар тәү тапкыр паспорт алу кеше гомерендә мөһим бер урын алып торуын билгеләдер. Бу көнне 13 укучы паспортлы булды. Ата-аналар исеменнән аларны Ирина Хәмәтханова котлады. ЛДПР сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе исеменнән Илшат Галләмшин тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.