Республика Башлыгы чыршы бәйрәмендә балтачлылар да катнаша

21 Декабрь, 2017 - 14:34

Иртәгә Уфада Республика Башлыгы чыршысы үтәчәк. Безнең районнан дүрт укучы бүген башкалага юлланды да инде. Алар барысы да уку алдынгылары, җәмәгать эшләрендә һәм спортта актив укучылар. Атап әйткәндә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Тимур Әхмәдуллин, район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең уку алдынгысы Элина Әхиярова, Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Юрий Минелгалин, Югары Карыш урта мәктәбе укучысы Лиана Мөнировалар бу мәртәбәле чарада катнашачак.
Аларны Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Светлана Мөнирова озатып бара. Бүген райондашларыбызны „Яшел калкаулык” санаториесенә урнаштырачак. Кичтән күңелле чаралар көтелә.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.