Хоккейны бары тик көчле рухлы егетләр уйный

20 Декабрь, 2017 - 16:18

17 декабрь көнне шайбалы хоккей сезонын ачу йөзеннән Иске Тимкә авылының боз мәйданчыгында дусларча турнир оештырылды. Мәктәп укучыларыннан тупланган өч команда боз мәйданчыгына очрашып, көчлеләрне ачыклады.

Районда хоккей спорты дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан ел саен мондый бәйгеләр оештырыла. „Танып” хоккей клубы президенты Алмаз Абдуллин хоккейның ел саен популярлаша баруын, авылларда боз мәйданчыклары кыш буена гөрләп торуларын билгеләде. Иске Тимкәмәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рөстәм Сәфәровка мондый турнир оештырганы өчен махсус бүләк тапшырды.

Уен кызу башланды. Хоккей сезоны-2017 елның тәүге шайбасын Иске Тимкәурта мәктәбе укучысы Динар Хәмитов кертте. Киеренке ярышларда Иске Тимкә урта мәктәбе командасы җиңүче дип танылды. Күчмә кубок боз мәйданчыгы ияләренә тапшырылды. Район үзәгенең командасы икенче урынга чыкты. Көндәшле урта мәктәбенең командасы өченче урын яулады.

"Иң яхшы сакчы” номинациясендә Көндәшле урта мәктәбе укучысы Илгиз Гарифуллин билгеләнде. „Иң яхшы һөҗүм итүче” номинациясендә Иске Тимкә мәктәбеннән Динар Хәлитов табылды. „Иң яхшы капкачы” номинациясендәшул ук мәктәптән Данис Вәсимов танылу алды.
Дусларча турнир ахырында һәр мәктәп коллективына район мәгариф бүлегенең грамоталары тапшырылды. Хоккей сезоны ачык. Киләсе турнирны Көндәшле авылының боз мәйданчыгында оештыру планлаштырыла.

Илназ ӘХМӘТОВ,
район мәгариф бүлегенең физик тәрбия буенча методисты.