ЮЛ БИРМӘГӘНГӘ ШТРАФ АРТТЫ

19 Декабрь, 2017 - 17:28

Юл бирмәгән водительләр 1,5 мең сумнан алып 2,5 мең сумга кадәр административ штрафка тарттырылырга мөмкин.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.18нче статьясына үзгәрешләр кертелде. Хәрәкәттә өстенлек белән кулланган җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга (транспорт чаралары водительләреннән тыш) юл бирмәгән водительләр 1,5 мең сумнан алып 2,5 мең сумга кадәр административ штрафка тарттырылырга мөмкин.

Элек штраф күләме 1,5 мең сум иде.

Закон хокук мәгълүматы интернет-порталында 30 октябрь көнне дөнья күрде, 10нчы ноябрьдә үз көченә керде.
Динар ХӘЙРУЛЛИН,
район прокуроры ярдәмчесе,
1 класслы юрист.