АЛИМЕНТ ТҮЛӘМӘҮЧЕНЕ СУД ПРИСТАВЫ КУЛГА АЛА

19 Декабрь, 2017 - 17:24

Суд приставларына алимент түләмәүчеләрне административ кулга алу һәм судка китерү буенча вәкаләтләр бирелде.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1нче статьясында каралган („Балаларны яки эшкә яраксыз ата-аналарны карауга средстволар түләмәү”) административ хокук бозу очрагы ачыкланса, Русия суд приставлары федераль хезмәтенең вазифалы шәхесләре алиментлар түләмәүгә бәйле административ хокук бозуда гаепләнүче кешене кулга алырга һәм суд яки полициягә алып барырга мөмкин.

Элек суд приставларының мондый вәкаләте юк иде. Алимент түләмәүчеләрне судка алып бару өчен суд приставлары хезмәте полициягә мөрәҗәгать итә иде.

Закон 10 ноябрьдә үз көченә керде.
Динар ХӘЙРУЛЛИН,
район прокуроры ярдәмчесе,
1 класслы юрист.