КИЛӘСЕ ЕЛ БЮДЖЕТЫ КАБУЛ ИТЕЛДЕ

19 Декабрь, 2017 - 17:16

Балтач районы муниципаль район Советының 25нче утырышында 2018 елга район бюджеты кабул ителде. Утырышта район Хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, бүлек һәм идарә начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, прокуратура, суд һәм хокук саклау органнары вәкилләре, район хуҗалыклары, предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенең 1нче мәсьәләсе буенча икътисади үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль закупкалар бүлеге начальнигы Сәлих Имаев чыгыш ясады. Ул районның 2018 елга һәм планлаштырылган ара — 2019 һәм 2020 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы белән таныштырды.

Көн тәртибенең 2нче мәсьәләсе — 2018 елга һәм планлаштырылган ара — 2019 һәм 2020 елларга район бюджеты турында доклад белән район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов чыгыш ясады.

Сүзне бюджет, салымнар, икътисади үсеш, милек мәсьәләләре һәм инвестицион сәясәт буенча даими Комиссия рәисе урынбасары Азамат Мәгъзүмов дәвам итте.

Муниципаль районның контроль-исәпләү палатасы карары белән палата рәисе урынбасары Светлана Әхмәтова таныштырды. Прогноз һәм бюджет район депутатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Утырышта шулай ук муниципаль район Советының 2015 елның 31 декабрендәге 60/370 номерлы „Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районын приватизацияләү прогнозлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертелде.