„Игътибар — балалар!” профилактик чарасы башланды

19 Декабрь, 2017 - 17:10

Кышкы каникуллар алдыннан һәм вакытында, 18 декабрьдән алып 2018 елның 12 гыйнварына кадәр район территориясендә „Игътибар — балалар!” профилактик чарасы үтә.

Агымдагы елның 11 аенда Башкортстан территориясендә балигъ булмаган балалар катнашлыгында 416 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Бу сан узган елның шул вакыт аралыгындагысы белән тигез булса да, быел фаҗигаләрдә һәлак булучы балалар саны күбрәк — 22. 428 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Балаларның юл-транспорт травматизмы анализы фаҗигаләрдә зыян күрүчеләрнең яртысы 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге мәктәп укучылары булуын күрсәтә. 7 яшькә кадәргеләр — 27,3 процент, 13 яшьтән 16 яшькә кадәргеләр — 22,6 процент тәшкил итә.

Шушы саннардан чыгып, юлларда һәм урамнарда хәвефсез хәрәкәт кагыйдәләрен балаларның исенә төшерү, аларны даими яшәү һәм уку урыннарындагы транспорт мохитенә өйрәтү, водительләр балаларны автомобиль һәм автобусларда утыртып йөрү кагыйдәләрен бозмасын өчен кисәтүне көчәйтү „Игътибар — балалар!” чарасының максатлары итеп куелды.

Бу көннәрдә нәни пассажирларны автомобильдә утыртып йөртүче водительләргә аерым игътибар биреләчәк. Балалар яшь һәм гәүдә авырлыгына ярашлы хәвефсезлек каешлары белән каптырылган булырга тиеш.

Агымдагы елның 12 июлендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы:
-7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге пассажирлар автомобильнең арткы утыргычында махсус креслосыз йөри ала, әгәр штатлы хәвефсезлек каешлары белән каптырылсалар. Алгы утыргычта аларга бары тик махсус автокреслолар кулланып кына утырып йөрергә ярый.

-7 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта да, арткысында да махсус тотып калучы җиһазларда, яки креслоларда гына утыртып йөртергә ярый.

-12 яше тулган балалар автомобильдә өлкәннәр кебек хәвефсезлек каешы белән генә каптырылып йөри ала.

Хөрмәтле ата-аналар!
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7нче статьясы өченче өлешенә ярашлы, транспорт чарасы белән идарә итүне водитель таныклыгы булмаган кешегә биргән өчен 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Автомобиль рулен балигъ булмаган, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы алмаган балагызга бирмәгез!

Балтач районы ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре укучыларны юлларның хәрәкәтле өлешен аша чыкканда бик игътибарлы булырга өнди. Якынайган транспорт алдыннан йөгереп чыкмагыз, кичке һәм төнге вакытта юл буйларында йөрмәгез. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!
Альбина ХӘЙДӘРШИНА,
юл-патруль хезмәтенең административ законлылык үтәлеше буенча инспекторы.