ЗАГС хезмәтенә — 100 ел

19 Декабрь, 2017 - 17:02

1917 елның 18 декабре ЗАГС органнары оешкан көн буларак санала. Йөз ел узган бу көннән соң. Ә ЗАГС хезмәте белгечләрен бүген дә шул ук мәсьәләләр борчый: өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар, туым һәм үлем саннары. Зиния Низамова, Тамара Шайбәкова, Фәридә Гафурова, Рәүфәнә Әхиярова, Лилия Хәмәтова, Рәвия Хәмитоваларның исемнәре белән тыгыз бәйләнгән райондагы ЗАГС хезмәтенең соңгы өч-дүрт дистә елгы тарихы. Бүген сөендерүче, көендерүче, районның киләчәген күзалларга мөмкинлек бирүче хезмәтне БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Балтач районы ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева һәм яшь белгеч, әйдәүче эксперт Светлана Даутова башкара.

Ирина СУБУШЕВА:
—Рәттән өч: 2010, 2011, 2012 елларда районда 175әр законлы никах теркәлде. 2013 елда да аз түгел — 159. Соңгы елларда яшьләр „сыната”: 2016 елда — 121, быел 92 никах теркәлде, декабрь аена дүрт гариза бар. Агымдагы елда 49 гаилә таркалса, аларның алтысы гына үзара килешү буенча. Ягъни, шул алты очракта ЗАГС хезмәткәрләренең аларны үгетләп карау, „акылга өндәү” мөмкинлеге булды. Калган 43 аерылган пар бүлеккә суд карарларын гына алып килде. Димәк, аларның балигъ булмаган балалары, бәхәсле милек мәсьәләләре бар, дигән сүз. Бу инде үз чиратында өч тарафка аерылып яши башлаячак бала, ана, атаның яралы язмышлары...

Сабыйлар күбрәк район үзәгендә туа, үлүчеләр — авылларда күбрәк. Узган елда — 204, быел 177 сабый дөньяга килгән. Район өчен бу бик аз саннар, әлбәттә. Аеруча, 311 үлем очрагы фонында.

ЗАГС бүлегенең эш юнәлешләре бихисап булса да, яшь гаиләләрне теркәү иң мөһим эшебез булып кала. Бу халык тарафыннан электән үк шулай кабул ителгән. Гаиләләр корыла икән — сабыйлар да туа, дигән сүз. Күрсәткечләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Соңгы елларда исә илебез, шул исәптән районыбыз киләчәге өчен аеруча мөһим саннарның кимүе, законлы никахлар һәм сабыйлар тууына караганда, аерылу һәм үлем очраклары артуы борчылырга нигез бирә. Агымдагы елда никахларын тантаналы теркәргә теләк белдерүчеләр саны да кими бара. Яшь парлар үзләре генә, я булмаса әти-әниләре белән ЗАГС бүлегенә килә дә „язылыша”. Бу туй йоласының елдан-ел кыйммәтләнүенә бәйлеме, әллә гаилә кыйммәтләренең кадере, мөһимлеге кимүгәме? Гаилә кору кеше гомерендә бер тапкыр гына була торган илаһи мизгел итеп кабул ителсен, яшьлектә туган уртак хисләр гомерлек булсын иде. Сөешеп кавышкан ярлар аерылмасын, гаилә арытабан да сабыйларга гомер бүләк итүче һәм бәхетле итеп тәрбияләп үстерүче җылы бишек булып калсын иде!
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды.
Рәсемдә: Менә алар — кавыштыручылар үзләре!